2025 елның 11 мартыннан 13 мартына кадәр “Дуслык” “Республика олимпиада үзәге” базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының рус телендә белем алучы мәктәпләрдә 4-11 сыйныфлары өчен туган (татар) тел буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада Татарстан Республикасының 32 (Актаныш, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Кама Тамагы, Менделеевск, Лениногорск, Яңа Чишмә, Спас, Тукай, Чирмешән) муниципаль районнарыннан һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән 327 укучы катнашты.
Татарстан Республикасының 33 муниципаль берәмлегеннән һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән 9 укучы җиңүче һәм 159 укучы призер булды.