Судак шәһәрендә (Кырым Республикасы) "Таврида.АРТ" мәйданчыгында 2025 елның 15 мартында остаз-мәгърифәтчеләр бөтенроссия җәмгыятенең икенче форумы ачылды. Ул мәктәп һәм балалар бакчаларын, көллият һәм педагогик югары уку йортларының 130 педагогик хезмәткәрләрен берләштерде. Чараның төп партнеры Россия Мәгариф министрлыгы.
Форумда катнашучыларга видеосәламләүне Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев юллады.
Форум барышында педагоглар медиа- һәм цифрлы платформалар турында белемнәрен киңәйтәчәк, контент әзери һәм челтәрдә ресурсларны алга этәрәчәкләр. Катнашучылар өчен экспертлар лекцияләр укыячак, алар төркемләп иҗади эшләр башкарачаклар.
Шулай ук педагоглар өчен мәдәни программа да планлаштырылган: экскурсияләр, кичке тамашалар һәм очрашулар.
Форум 2025 елның 18 мартында тәмамланачак.