Сергей Кравцов: «Хезмәт базары фаразы көллияткә кабул итүнең контроль саннарын планлаштырырга ярдәм итә»

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

14 мартта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты. Ул Россия Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү буенча алып барган эше турында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә техник юнәлешләр белгечләренә ихтыяҗ зур. Мәгариф министры сүзләренә караганда, әлеге һөнәрләрне гомуми белем дәрәҗәсендә популярлаштыру мөһим. Моңа барлык фәннәр буенча бердәм федераль программалар, һөнәри юнәлеш бирү системасы һәм өстәмә белем бирү оешмалары эшчәнлеге юнәлдерелгән.

Сергей Кравцов искә төшергәнчә, 2025 елдан Россия Президенты йөкләмәсе буенча мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау программасына көллиятләр дә кертелгән. Ул билгеләп үткәнчә, инфраструктура үсеше мәгариф системасын камилләштерүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International