2025 елның 1 апреленнән «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 67 һәм 78 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 544-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керә.
Укырга керүчеләр өчен тест телдән һәм язма формада үткәреләчәк, беренче сыйныфка керүче балалар өчен телдән тестлаштыру гына үткәреләчәк.
Тестны уңышлы үткән очракта бала мәктәпкә укырга керәчәк, ә уңышсыз булган очракта аңа рус теленә өстәмә белем алырга тәкъдим ителәчәк. Тестны яңадан өч айдан соң узарга мөмкин булачак.