Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка гаризалар караламасы (черновик) эшли башлады

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Дәүләт хезмәтләре федераль порталында беренче сыйныфка керүгә гариза караламалары барлыкка килде. Мәктәпләр гаризаларны 1 апрельгә кадәр кабул итә башлаячак, дип хәбәр итә РФ саннар министрлыгының матбугат хезмәте.

Ведомствода ассызыклаганча, әгәр дә караламаны алдан ук тутырсаң, бу баланың кирәкле мәктәпкә эләгү мөмкинлеген арттырачак. Кабул итү кампаниясе башланган көнне "Җибәрергә" төймәсенә басарга гына кирәк булачак.

Каралама тутырганнан соң дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка кире исәпләү таймеры барлыкка киләчәк. Ул күпме вакыттан соң гаризаны җибәрергә мөмкин булуын күрсәтә. Кабул итү кампаниясе башланырга бер көн кала өстәмә искәртү җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International