Казан инженер-техник сыйныфлары предприятиеләр ярдәмендә үсә бара

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Татарстанда авиатөзелеш юнәлешендә инженерлык сыйныфларын булдыру һәм эшләтү дәвам итә. Эш республикада 2030 елга кадәр бара торган «Уңыш» һөнәри белем бирү системасын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында уза.

15 мартта 179 нчы гимназия - Казан мәгариф үзәге базасында 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Казан вертолет заводы» АҖ хезмәткәрләре тарафыннан «Интеллектуаль Баттл» оештырылды. Чарада Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясе, Вахитов районының 116 нчы лицее, Идел буе районының 83нче лицее, Казан Авиатөзелеш районының 54 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары- барлыгы 8 команда катнашты. Инженерлык сыйныфларында укучыларга физика, астрономия, вертолетлар төзү, гомуми эрудиция темасына сораулар бирелде.

Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны 179 нчы «Высота 179» гимназиясе командасы , 2 урынны - “Медики” 116 лицее командасы, 3 урынны - “Координата 179” гимназиясе командасы алды. Барлык командаларга Казан вертолет заводыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International