9-15 мартта Ульяновскида «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасының Идел буе федераль округы финалы булды.
Татарстанны Булатов исемендәге күппрофильле лицей малайлары һәм Казан шәһәре Идел буе районының 83нче лицее кызлары тәкъдим итте.
Кукмара яшүсмерләр командасы хәлиткеч көрәштә Пенза өлкәсе командасы белән очрашты һәм, 75:74 исәбе белән җиңеп, 3 урынны яулады.
Казанның 83нче лицееның кызлар командасы 3 урын өчен уенда Пермь крае командасын 50:41 исәбе белән җиңде.
Командалар Татарстанны 19 апрельдән 26 апрельгә кадәр Самарада «КЭС-БАСК» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында баскетбол буенча Бөтенроссия ярышларының суперфиналында яклаячаклар.