Казанда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы башланды

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

17 мартта Казанда «Россиянең ел укытучысы-2025» Бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасында региональ этабы старт алды. Конкурс «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районы 179-үзәге гимназиясендә үтә.

2025 елда конкурсның региональ этабы финалында 60 педагог катнаша: шуларның 40ы - «Ел укытучысы» номинациясендә һәм 20 укытучы - «Педагогик дебют» номинациясендә. Алар Бөтенроссия конкурсының мәктәп, муниципаль һәм зона этаплары җиңүчеләре.

Конкурсны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин ачты, ул республиканың иң яхшы укытучыларын сәламләде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

Татарстан Республикасында “Россиянең ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының төбәк этабы 21 мартта “Әкият” балалар үзәгендә тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International