Татарстан Рәисе пилотсыз авиацияне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионатлары призерлары белән очрашуда пилотсыз авиацияне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады.

"Узган ел безнең студентлар һәм мәктәп укучылары гомуми зачетта беренче урынны яулап, Россиядә дроннарның иң яхшы операторлары булды - бу юнәлеш күпчелек тармакларда өстенлекле һәм тиз үсә торган юнәлешләрнең берсе", - диде Рәис.

«Архипелаг 2024» дроннары ярышларында Татарстаннан катнашучылар берничә номинациянең шәхси һәм гомуми зачетларында иң яхшылар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International