"Луч" һәм "Тылсым" үзәкләрендә язгы инклюзив сменаларга балалар җыю башланды

2025 елның 18 марты, сишәмбе

«Луч» һәм «Тылсым» инклюзив үзәкләрендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен язгы лагерь сменалары узачак. Анда 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Смена 24-28 мартта булачак. Программада: төркем белән нейроиҗат, сенсомотор коррекция элементлары белән ОФП буенча дәресләр, логоритмика, нейропсихолог белән очрашулар, вак моторикларны һәм ярымшарлар арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән комплекслы күнегүләр.

Балалар өчен шулай ук кулинария буенча мастер-класс, коммуникация уеннары, уйлап табулар буенча дәресләр әзерләгәннәр.

Тулырак мәгълүмат алу өчен 7(843)558-74-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International