2025 елда Татарстанда социаль өлкә учреждениеләрен капиталь төзекләндерүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 13,7 млрд сум бүлеп бирелгән. Казанның 30 муниципаль объектына 1,4 млрд. сум тотылачак, бу республика буенча финанслауның гомуми лимитының 10%ын тәшкил итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
«Гаилә» илкүләм проекты буенча быел Совет районының 415 нче һәм Яңа Савин районының 302 нче балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. "1000 еллык шәһәр, Татарстан башкаласы объектларын капиталь төзекләндерүгә ихтыяҗ югары булып кала бирә. Бу бигрәк тә балалар бакчаларында сизелә. Ярты гасырдан артык капремонт күрмәгән балалар бакчалары бар, - диде Казан мэры Илсур Метшин.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча 125 нче гимназиядә быел капиталь ремонт ясалачак. Ремонт эшләренең икенче этабын Россия Герое майор С.А.Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәптә башкарачаклар. Быел тагын 12 мәктәп азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырыла.
Шәһәрнең тагын өч мәгариф учреждениесендә контроль-үткәрү пунктларын урнаштыру эшләре планлаштырылган. Алар 23 нче лицейда, 161 нче һәм 171 нче мәктәпләрдә булачак. «2022 елдан бирле шундый 30 пункт урнаштырылган, тагын 11 гомуми белем бирү учреждениесенә ихтыяҗ бар», - диде Илья Коротихин. «Укытучы йорты»на капиталь ремонт дәвам итә.
Быел капиталь ремонттан соң беренче тапкыр Ютазы урамындагы «Ю» һәм Арбузов урамындагы «Компас» яшүсмерләр клублары ачылачак. Ике үзәккә лә бер үк вакытта 75 яшь кеше килә алачак.
Быел шулай ук шәһәрнең Авиатөзелеш районында (Побежимов ур.) урнашкан иң борынгы китапханәләрнең берсендә ремонт эшләренең беренче этабы старт ала.
Тагын бер федераль проект «Мәдәният өлкәсендә инфраструктураны үстерү» буенча Боратынский музеенда ремонт-реставрация эшләре үткәрү планлаштырыла.
Муниципаль объектлардан тыш, Казан территориясендә урнашкан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына караган тагын алты дәүләт учреждениесе ремонтланачак. Бу эшләргә 1,8 млрд сум бүлеп бирелгән.