Татарстанда алдынгы инженерлык мәктәпләрен төзүгә 5 млрд сумга якын акча бүленгән

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда алдынгы инженерлык мәктәпләрен төзүгә 2022 елдан башлап федераль һәм республика бюджетларыннан 5 млрд сумга якын акча бүленгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

«Алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проекты 2022 елда инженерлык һөнәрләре белгечләрен әзерләүне камилләштерү өчен эшләтеп җибәрелде, дип ачыклык кертте мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары. Аның сүзләренә караганда, республикада алдынгы инженер мәктәпләре биш югары уку йорты базасында булдырылган. "Бу Россиядә алдынгы инженерлык мәктәпләренең гомуми санының 10% ы. Барлыгы алар безнең илдә 50", - дип билгеләде Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International