Дәүләт Думасы өченче укылышта көллияткә керүчеләр өчен ОГЭ тапшыруны гадиләштерү буенча эксперимент уздыруны хуплады

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Дәүләт Думасы өченче укылышта урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укуны дәвам итәргә карар кылган тугызынчы сыйныф укучыларын аттестацияләүнең аерым тәртибен кертү турындагы закон проектын хуплады.

Утырышта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин аңлатканча, әлеге инициатива эксперимент сыйфатында тәкъдим ителгән. Анда катнашырга 14 регион теләк  белдергән, аннары аларның санын 12гә калган  һәм нәтиҗәдә, тәҗрибәдә катнашу өчен, өч төбәкне: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсен сайлап алганнар.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, закон проекты буенча фикер алышу барышында чыгыш ясаганда, документның бөтен мәгариф системасын үстерү өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук экспериментта катнашучылар исемлегенә кертелмәгән төбәкләр белән эш дәвам итәчәк, дип ассызыклады.

Тәкъдим ителгән инициатива урта һөнәри белем бирү базасында укуны дәвам итәчәк 9 нчы сыйныф укучылары өчен аттестацияне гадиләштерүне күздә тота. Алар имтиханны дүрт фән урынына рус теле һәм математикадан гына тапшыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International