Казанның биш югары уку йорты «Приоритет-2030» проекты кысаларында ярдәм алачак

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Казанның 5 югары уку йорты "Приоритет-2030" проектының төп трегы кысаларында ярдәм алачак. Бу хакта проект сайтында хәбәр ителә.

Сүз югары уку йортларының беренче төркеменә кертелгән Казан дәүләт медицина университеты, икенче төркемгә эләккән Казан дәүләт медицина университеты,  КНИТУ-КХТИ, КНИТУ-КАИ һәм Казан дәүләт энергетика университеты турында бара, алар өченче төркемгә кертелгән.

Моннан тыш, Казан дәүләт мәдәният институты югары уку йорты иҗади юнәлештәге ярдәм алуга кандидат булды.

"Приоритет-2030" проекты буенча 119 университет ярдәм алачак: илнең 41 төбәгеннән төп трек буенча 100 югары уку йорты, 5 - иҗади һәм тагын 14 - Ерак Көнчыгыш федераль округы трегы буенча, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Быелдан «Приоритет-2030» яңартылган программасы «Яшьләр һәм балалар»  илкүләм  проекты кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International