Өстәл уеннары, бию мастер-классы һәм шигъри кичә - Казанның яшүсмерләр клубларында яшьләр вакытны ничек уздыра алалар

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Атна дәвамында Казанның яшьләр клубларында бушлай чаралар сериясе ачылачак. Казанлыларны иҗади дәресләр, уеннар,  күнегүләр  һәм башка чаралар көтә.

19 мартта, яшьләр "Сокол" клубына (Гагарин ур., 20) Париж коммунасы көне уңаеннан "Могҗизалар сарае" тарихи өстәл уены кичәсенә чакыралар.

20 мартта, "Романтик" клубы (Химиков ур., 35) уздырачак "Имаджинариум" уены вакытында теләүчеләр үз фантазияләрен тикшерә алачак.

Шул ук көнне "Родник" клубында акварель скетчлары буенча "Язгы бизәкләр" мастер-классы планлаштырылган.

Кич белән, 18:00 сәгатьтә яшьләр "Арабеска" клубында узачак гаилә мастер-классында театраль чаралар көтә.

21 мартта, кул эшләре һәм иҗат яратучылар өчен уникаль курчак ясау буенча мастер-класс узачак.

Әдәбият сөючеләрне  «Яшьлек» клубында узган шигъри кичәгә чакыралар. Очрашуда барлык теләүчеләр патриотик шигырьләр укый яки җырлар тыңлый алачак. Чара Бөтендөнья шигърият көненә һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.

Атнаны бию мастер-классы тәмамлый, анда хип-хоп ритмында хәрәкәтләр күрсәтеләчәк. Яшьләрне 22 мартта шимбә көнне 16:00 сәгатьтә Гаврилов урамы, 22 адресы буенча “Лада” клубына чакыралар, дип хәбәр иттеләр “Яшүсмер” МБУ матбугат хезмәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International