Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты паспортын һәм 2024 елда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен РФ Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты утырышы барышында тәкъдим итте. Чарада шулай ук РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Шварцман, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) башлыгы Григорий Гуров, РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук, Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.
Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектының мөһим бурычлары арасында - Россия гражданнарының суверенитет, көндәшлеккә сәләтлелек һәм киләчәген тәэмин итә алырлык патриотик рухтагы буынын булдыру һәм үстерү. Аның нигезендә Президент Указы белән билгеләнгән традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр ята.
Ул ассызыклаганча, Хөкүмәт һәм Дәүләт Думасы яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча актив хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда яшьләр сәясәте өлкәсендә закон базасы сизелерлек яңартылды, депутатлар ике төп документны эшләүдә катнашты: 2030 елга кадәр чорга яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру стратегиясе һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты.