Россия мәктәпләрендә тәртип өчен билге кую инде яңа уку елыннан сынау режимында барлыкка килергә мөмкин.
Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов бу бәяләмәнең киләсе уку елыннан сынау режимында кертеләчәген кире какмый. Ул шулай ук хәзерге вакытта министрлыкта бу мәсьәлә турында фикер алышынуын белдерде.
Элегрәк Владимир Иконников, Сахалин өлкәсе иҗтимагый палатасы рәисе һәм гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы, мәктәп системасына тәрип ( үз-үзен тотышы) өчен бәяләүне кире кайтару яклы иде. Мондый бәяләү өчен критерийлар Россия мәгариф академиясе тарафыннан эшләнергә мөмкин иде. Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына бу бәяләүне кертү кирәклеген карарга кушты.
РАО башлыгы Ольга Васильева билгеләвенчә, тәртип ( үз-үзен тотышы) өчен билге кертү турында киң иҗтимагый консультацияләрдән соң гына фикер алышырга кирәк, әмма мондый система элек илд булган.