Казанның өч югары уку йорты алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру конкурсында катнашырга ниятли. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
«Агымдагы елда Россия Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыруга чираттагы конкурс сайлап алу планлаштырыла», - диде ул.
Алдан сайлап алуда Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты катнашачак, дип ачыклык кертте Поминов.