Мәгариф һәм фән министрлыгы МХОда катнашучыларның балаларын көллиятләрдә бушлай туклану белән тәэмин итү идеясен хуплады

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы көллиятләрдә  махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен туклануга ташламалар бирү турындагы инициативаны хуплады.

Элегрәк парламентарийлар Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога профильле ведомствога урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә МХОда катнашучылар балалары өчен ташламалы кайнар туклану оештыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.

Стенякин аңлатканча, МХО катнашучыларының гаиләләре тигез ташламаларга ия булырга тиеш. Ул әлеге инициативага игътибары һәм уку йортларына тиешле рекомендацияләр җибәрүе өчен министрлыкка рәхмәт белдерде. Хәзер көллиятләр һәм техникумнар МХОда катнашучыларның балаларын бушлай тукландыру белән тәэмин итә алачак  һәм ярдәм итү чарасы мөмкин кадәр тизрәк гамәлгә ашырылсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International