Казан укучысы БПЛА дан шәһәрләрне яклау проекты эшләп бөтенроссия конкурсында җиңде

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Казаннан Ибраһим Әхмәдуллин «Россиянең милли байлыгы» Бөтенроссия талантлы яшьләр конкурсының «Технологии, технологик иҗат» номинациясендә беренче урынны алды.

Ибраһим техника белән дүрт яшьтән кызыксына башлаган. Беренче сыйныфта ук ул трансмиссиянең һәм дизель двигателенең нәрсә икәнен белгән. 15 яшьтә ул чын сугыш танкын проектлаган инде. Хәзер Ибраһимга 16 яшь. Дошман БПЛАларының Казанга һөҗүменнән соң, ул шәһәрләрне саклау өчен пилотсыз очкычлар табу комплексын эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International