«Төннәрен йокламадык»: Татарстан Республикасыннан дүрт укучы «Софиум» олимпиадасы финалына чыкты

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлау хокукы һәм «Софиум» сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының алтынчы сезонында җиңүчеләр белән очрашты. Очрашу Казанда, ҮСК бинасында узды.

Быел «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасында Татарстаннан дүрт укучы җиңүче булды. Бу Яр Чаллының 78 нче лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Валерия Гусева, "Адымнар - Алабуга" полилингваль белем бирү комплексының 11 нче сыйныф укучысы Виктория Ермошкина, 1 нче Тәтеш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Марина Кузнецова һәм Түбән Кама районының 33 нче лицееның 11 нче сыйныф укучысы Эвелина Петрова.

“Софиум” Бөтенроссия олимпиадасы ике этапта узды, анда илнең 88 төбәгеннән 10нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Финалга федерациянең 44 субъектыннан 90 кеше чыкты. 19 мартта Мәскәүдә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International