"Евразия" коммерцияле булмаган автоном оешмасы Россия Мәгариф министрлыгы катнашында рус теленә ярдәм итүнең Евразия ассоциациясен эшләтеп җибәрә. Бу хакта "Россия бүген" МИА матбугат үзәгендә түгәрәк өстәлдә игълан ителде. Чарада Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов, Дәүләт Думасының Мәгариф буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Евразия» АНО Советы рәисе Алена Аршинова, «Евразия» АНО попечительләр советы әгъзасы, меценат Илан Шор, шулай ук педагогик югары уку йортлары ректорлары катнашты.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы үз чыгышында рус телен һәм мәдәниятен популярлаштыру белән шөгыльләнүче оешмаларның көчләрен берләштерү өчен платформа буларак рус теленә ярдәм итүнең Евразия ассоциациясе төзелүнең әһәмиятен ассызыклады.
Россиянең мәгариф министры шулай ук ведомствоның чит илләр өчен рус телен өйрәнүнең бердәм моделен булдырачагын хәбәр итте. Моннан тыш, рус телен укытуда махсуслашкан чит ил педагоглары өчен һөнәри үсешнең яңа системасы эшләнде, ул үз эченә стажировкалар үтүне алачак.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча чит илдә рус теле позицияләрен ныгытуга юнәлтелгән чаралар планы тәкъдим ителде.