Илнең барлык мәктәпләрендә тиздән еллык бөтенроссия тикшерү эшләре башланачак. Тикшерүләр 11 фән буенча узачак.
Исегезгә төшерәбез, ВПР - ул ФГОС нигезендә мәктәп укучыларын әзерләү дәрәҗәсенең мониторингы, аның нәтиҗәләре буенча йомгаклау анализы ясала һәм мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын яхшырту эше оештырыла. Ягъни ВПР - һәр укучының уңышларын тикшерү өчен түгел, ә мәктәпләрнең эшен бәяләү өчен, укытучыларның үз предметларын ничек укытуы һәм анализы өчен.
ВПР дәүләт йомгаклау аттестациясе түгел, ә аларның нәтиҗәләрен еллык билге куйганда кулланырга киңәш ителми.
Шул ук вакытта мәктәпләр эчке устав нигезендә ВПР нәтиҗәләрен аттестациянең бер төре буларак кулланырга хокуклы.
Шулай итеп, 2025 елда бөтенроссия тикшерү эшләре 11 апрельдән 16 майга кадәр узачак. Төгәл даталарны мәктәп билгели.
Элеккеге кебек үк, укучылар дүрт (4 сыйныф - өчәр) предмет буенча эшләр язарга тиеш.