16 апрельдән 18 апрельгә кадәр Новосибирскның Академия шәһәрчегендәге Галимнәр йортында Татарстан Республикасының фән һәм мәдәният көннәре кысаларында төрле чаралар узачак. Анда Татарстанның күренекле галимнәре һәм мәдәният эшлеклеләре катнашачак.
Татарстан делегациясенең фәнни өлешен ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов җитәкләячәк. 16-17 апрельдә Галимнәр йортында Татарстанның һәм Себернең әйдәп баручы галимнәре катнашында фәнни сессия һәм яшь галимнәр өчен премия лауреатларының фәнни-гамәли семинары узачак.
Өч көн дәвамында Академшәһәрчек халкы һәм кунаклары Татарстан һәм Россия рәссамнары берлеге әгъзалары әсәрләре күргәзмәсен карый алачак.
Галимнәр йортының Зур залында 18 апрельдә 19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты була. Концерт программасы белән Татарстанның җыр һәм бию коллективы чыгыш ясаячак. Ансамбль репертуарында - 150 хореография номеры һәм 200 гә якын музыкаль әсәр, алар татар халкының бай тарихын һәм үзенчәлеген чагылдыра.