Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча XII Халыкара олимпиада ябылды

2025 елның 19 апреле, шимбә

Бүген Казан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында татар теле һәм әдәбияты буенча XII Халыкара олимпиадага йомгак ясадылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.

Гран-При Казан полилингваль белем бирү комплексы укучысы Ильяс Гариповка, Башкортостан Республикасының Уфа шәһәрендәге 84 нче татар гимназиясе укучысы Элина Әхмәтҗановага һәм Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә яшәүче Мәдияр Насыйровка бирелде.

Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР халыклары вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады.

Быел олимпиадада Россиянең 28 төбәгеннән 500дән артык укучы, шулай ук Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Әзербайҗаннан кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International