17 апрель көнне Халыкара сервис көллиятендә көллиятнең 100 еллыгы чаралары кысаларында « Профессионалитетта безнең 1000 көн!» кластерында катнашучылар бәйрәме узды.
«Туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе» урта һөнәри белем бирү кластеры 2023 елның маенда «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында булдырылган.
Чарада конкурслар, мастер-класслар, көллиятнең яңа лабораторияләре һәм уку полигоны белән таныштылар. Бәйрәм концерты кысаларында иң яхшы педагоглар һәм студентлар бүләкләнде. Бәйрәм ярминкә форматында урамда дәвам итте, андагы чатырларда сату һәм үз продукцияләрен дегустацияләү булды . Скоморохлар, аниматорлар һәркемнең кәефен күтәрделәр.