Казанда татар телен популярлаштыру буенча иң яхшы проектларны сайлаячаклар

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

30 июньгә кадәр “Үз телем” конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Призлы фонд 2 млн сум күләмендә. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге шәһәр халкы катнаша ала. Катнашучыларга татар телен өйрәнү һәм яшьләр арасында татар мәдәниятен популярлаштыру буенча үзенчәлекле проектлар эшләргә тәкъдим ителә. Гаризалар yztelem@gmail.com электрон почтасы аша кабул ителә.

Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре июль ахырында билгеле булачак. Аларның һәркайсы үз проектын тормышка ашыру өчен грант алачак. Моннан тыш, Казан мэриясе татар теленә ярдәм итү буенча башка проектларны да гамәлгә ашыра. Апрель азагында бушлай татар теле курслары тәмамлана, алар атна саен башкарма комитетында узды. Анда 60 ка якын казанлы катнашты. Яңа курслар җәй көне башлана һәм "Черек күл" паркында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International