Азнакайда экодәрестә балаларны уен формасында табигатьне сакларга өйрәттеләр

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Азнакайда “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “чүп-чар” илендә мавыктыргыч сәяхәт-квестка киттеләр.

Персонажлар белән бергә балалар уен биремнәрен башкардылар: урманда чүп-чар җыештырдылар, хайваннарны коткардылар һәм экологик табышмаклар чиштеләр. Инспекторлар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, балаларга биремнәрне дөрес эшләргә ярдәм иттеләр.

Ә «Родничок» һәм «Алтын балык» балалар бакчалары өчен дүрт табигать стихиясе- һава, су, җир һәм ут буенча сәяхәт рәвешендә экологик квиз оештырылды. Һәр станциядә сабыйларны әйләнә-тирә мохиттә экология, табигый күренешләр һәм куркынычсыз тәртип белән бәйле биремнәр көтә иде. Шигырьләр, җырлар, табышмаклар һәм практик күнегүләр аша балалар табигатьне саклау тәртибе белән таныштылар.

Мондый чаралар “Экологик иминлек” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм балаларда әйләнә-тирә мохиткә яшьтән үк җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International