Халыкара сервис көллияте студентлары пешекче-юниорлар турнирында җиңү яулады

2025 елның 16 мае, җомга

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында Сервис көллияте Юныс Әхмәтҗанов исемендәге пешекче-юниорлар турнирында катнашты, анда безнең студентлар «Традицияләрне саклаучы» номинациясендә җиңүче булдылар. Моннан тыш, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Рестораторлары һәм Отельерлары ассоциациясе үтенече буенча көллият ислам илләреннән яшь пешекчеләрне әзерләү өчен үз лабораторияләрен тәкъдим итте.

Шулай итеп, 14-15 майда 15 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Халыкара сервис көллиятенең укытучылары һәм студент-волонтерлары катнашында алты илдән яшь пешекчеләр үзләренең кулинар шедеврларын әзерләделәр.

Студентлар һәм укытучылар башка илләрдән пешекчеләр һәм кондитерлар белән эшләү мөмкинлеге алды, ә алар, үз чиратында, үзләренең милли кухнясы серләре белән уртаклаштылар. Безнең лабораторияләрнең җиһазлары һәм инвентарьлары белән тәэмин ителешенә гаҗәпләнеп, кунаклар билгеләп үткәнчә, студентлар мондый лабораторияләрдә укытуны бәяләргә тиеш. Аларның уз илләрендә укучыларның андый мөмкинлекләре юк һәм пратика вкытында бары тик рестораннарда гына мондый эш урыннарын үзләштерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International