29 майда Түбән Новгородтагы «Профессионаллар» чемпионаты финалында ярышлар команда форматында дәвам итте – бу Россиядә чемпионат финалларын уздыру тарихында беренче тапкыр. Конкурсантлар биремнәрне үтәү өчен көчләрен берләштерделәр.
Конкурста катнашучы командалар «3D-Моделирование для компьютерных игр», «Информационная безопасность», «Корпоративная защита от внутренних угроз информационной безопасности», «Разработка мобильных приложений», «Организация экскурсионных услуг», «Технологии информационного моделирования BIM» компетенцияләре буенча төзелгән. Командада конкурсантлар саны компетенциянең үзенчәлегенә бәйле.
Өч компетенция вәкилләре белән командалар зачетта катнашалар: «Графический дизайн», «Звукорежиссура», «Моушн-дизайн».
Җиңүчеләр һәм призерларның исемнәрен 30 майда атаячаклар.