Илсур Һадиуллин Апас районында рус теле буенча имтихан кабул итү пунктында булды

2025 елның 30 мае, җомга

Бүген, 30 май көнне, Апас районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән бергә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Апас урта гомуми белем бирү мәктәбендә имтиханнар үткәрү пунктында булдылар.

2025 елның 30 маенда биредә рус теле буенча БДИ уздырыла. Район буенча барлыгы 61 укучы аттестат алу өчен мәҗбүри имтихан тапшыра.

Министр имтиханны үткәрүнең оештыру-техник шартларын карады: ППЭ, аудитория, медицина кабинеты, катнашучыларның шәхси әйберләре өчен бүлмәләр, балалар һәм педагоглар белән аралашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International