Бүген Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеме һәм физика буенча БДИ язачаклар

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Бүген, 2025 елның 2 июнендә, физика һәм җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырыла. Физика имтиханын 2 июньдә 2578 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра, җәмгыять белеме буенча - 5299 чыгарылыш укучысы. Бу көнгә 7877 катнашучы гариза биргән, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 94 кеше.

Узган елларны тәмамлаучыларга БДИда резервтагы 16-23 июнь көннәрендә генә катнашырга рөхсәт ителә.

Гомуми белем бирү оешмалары базасында 66 һәм өйдә 10 имтихан үткәрү пункты оештырылган. 613 аудиториядә онлайн видеокүзәтү белән билгеләнгән.

БДИ эшендә 2972 педагогик хезмәткәр катнашачак.

Имтихан сәгать 10.00 да башлана.

Физика буенча БДИның минималь бусагасы 36 балл, җәмгыять белеме буенча - 42 балл. Шул ук вакытта югары уку йортына керү өчен чыгарылыш сыйныф укучылары физика буенча БДИда кимендә 39 балл җыярга тиеш, җәмгыять белеме буенча - 45 балл.

Физика һәм җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләрен катнашучылар 20 июньдә үз мәктәбендә яисә Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендәге рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/ белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International