Балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор белгечләре ата-аналарга җәйге каникул чорында балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгырту кирәклеген искә төшерде.
Табиблар ассызыклаганча, хәтта ял вакытында да көн режимын саклау мөһим. Аеруча йокы алдыннан гаджетлар белән үткәрелә торган вакытны чикләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Табиблар саф һавада йөрүләрне хупларга киңәш итә.
Җәен туклану шулай ук төзәтмәләр таләп итә. Фатфуд урынына белгечләр рационга сезонлы җиләк-җимеш, яшелчәләр кертергә киңәш итә. Кыштан соң бала организмы витаминнарга һәм минералларга аеруча мохтаҗ.
Физик активлык көненә кимендә бер сәгать булырга тиеш. Алар хәрәкәтле уеннар, велосипедта йөрү, йөзү яки башка активлык төрләре булыга мөмкин.
Тагын бер аспект - кояштан саклану. Роспотребнадзор баш киемнәрен кияргә, кояштан саклау чараларын кулланырга һәм урамда көн үзәгендә кояшта булмаска киңәш итә( сәг.11:00 дән 16:00 гә кадәр).