Әфганстанның хөкүмәт делегациясе «Формируя Будущее» мәгариф министрларының III Халыкара форумында катнашырга планлаштыра, ул Казанда 2025 елның 11-12 июнендә узачак, дип хәбәр итте Әфганстанда Россия эшлекле үзәге.
Форумны РФ Мәгариф министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте оештыра.
"Әфганстан Ислам Әмирлеге әлеге форумда даими катнаша. Анда үсеп килүче яшь буынның барлыкка килүенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелә. Соңгы вакытта Әфганстан сәнәгате тиз темплар белән үсә, шуңа күрә ил квалификацияле кадрларга мохтаҗ. Россия Әфганстанга актив ярдәм итә, безнең мәгариф системасы - социаль юнәлешле һәм дөньяда иң яхшылары», - дип сөйләде «Татар-информ»га Россия эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин.