Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыралар. Имтиханнарның нәтиҗәләрен кайда һәм ничек белә алалар? БДИ нәтиҗәләре, кагыйдә буларак, имтихан тапшырганнан соң бер-ике атнадан билгеле була. Ел саен Рособрнадзор нәтиҗәләрне игълан итүне иң соңгы срокларын билгели. Әмма еш кына нәтиҗәләрне бастырып чыгару иртәрәк башкарыла.
Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен Рособрнадзор сайтында,
Дәүләт хезмәтләре порталы аша, чыгарылыш сыйныф укучысы укыган мәктәптә белә ала. Мәктәптә нәтиҗәләр алу өчен укучыга яки аның вәкиленә тиешле документларны күрсәтергә кирәк булачак.