Татарстан җыелма командасы Түбән Новгородта “Профессионаллар” чемпионатында җиде алтын медаль яулады

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Түбән Новгородта «Профессионаллар» Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатының креатив индустрияләр һәм мәгълүмат технологияләре компетенцияләре буенча финалы тәмамланды.

Татарстан җыелма командасы индивидуаль зачетта 1 алтын, 6 көмеш һәм 3 бронза медаль яулады. Команда зачетында - 6 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль. Шулай итеп, Татарстан Республикасы җыелма командасы копилкасында: 7 алтын, 10 көмеш, 6 бронза медаль.

Бүләкләү тантанасында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин катнашты.

2025 елда Түбән Новгородта ярышлар 15 компетенция буенча үткәрелде, шуларның 10сы - финал өчен яңа. 195 конкурсант арасында - Россиянең 46 төбәге һәм 6 дустанә ил вәкилләре. 50дән артык предприятие финал партнерлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International