2025/2026 уку елына гомуми белем бирү сыйфатын чагыштырма тикшеренүләр расписаниесе расланды

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Рособрнадзор боерыгы белән катнашучылар составы, гомуми белем бирү сыйфатының 2025/2026 уку елында милли чагыштырма тикшеренүләрне уздыруның сроклары һәм дәвамлылыгы расланды. Документ Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан 29 майда теркәлгән.

Гомуми белем бирү сыйфатының чагыштырма тикшеренүләре 2025 елның 14, 16, 21, 23 октябрендә үткәреләчәк.

Тикшеренүләрдә 6, 8, 9, 10 нчы сыйныф укучылары, шулай ук урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучылар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International