5-7 сыйныфлар өчен “Төбәк тарихы” курсы буенча төбәк дәреслекләре Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елында барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.
Хәйруллин сүзләренчә, төбәк дәреслекләренең макетлары РФ Мәгариф министрлыгына җибәрелгән.
Ул шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләрен эшләү дәвам итә, дип өстәде. Хәзерге вакытта федераль исемлеккә Татарстаннан 86 дәреслек керә.