Татарстан Республикасында Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр 200 мең сум алачак

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Татарстанда быел Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләргә һәм призерларга түләүгә 32 млн сум акча тотылачак. Узган ел бюджеттан 28 млн сумнан артык акча бүленгән, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин.

“Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча,ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән җиңүчеләр 200 мең сум, ә призерлар 100 мең сум ала”, - диде ул.

2023-2024 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча республиканың 244 укучысы җиңүче һәм призер булды, дип билгеләп үтте Хәйруллин. «Татарстан - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән кала лидерлар өчлегендә», - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International