29 майдан 31 майга кадәр Зәй районында «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия спорт уеннарының төбәк этабы узды.
Ярышларда Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Теләче, Тукай, Нурлат, Ютазы районнарыннан 12 команда составында 144 укучы катнашты.
В торжественной церемонии открытия приняли участие:
Ачылу тантанасында катнаштылар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов, Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
Ярышларның программасына түбәндәге спорт төрләре керә: баскетбол («баскетбол 3х3»), волейбол (катнаш команда), җиңел атлетика, өстәл теннисы, футбол (дисциплина «мини-футбол» - футбол 5х5), өстәмә программа: шахмат.
Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын - Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын - Зәйнең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын - Түбән Кама районының 29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Ярышларда җиңүче республиканы бөтенроссия финалында тәкъдим итәчәк, ул сентябрьдә Анапада «Смена» балалар үзәге базасында узачак.
Президент спорт уеннары “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында уздырыла.