Рособрнадзор 19 югары уку йортына кисәтү игълан итте

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Рособрнадзор мәҗбүри таләпләрне бозарга ярамаганлыгы турында кисәтүләр игълан итте һәм мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек) кысаларында мәҗбүри таләпләрне үтәүне тәэмин итү чараларын күрергә тәкъдим итте. Кисәтү алган югары уку йортлары арасында «Заманча техник университет», «Мәскәү дәүләт лингвистика университеты», «Мәскәү политехника университеты», "М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты” , "Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университеты", «Тын океан дәүләт университеты», "Дәүләт идарә университеты" һ.б лар бар.

Игълан ителгән кисәтүләр турында мәгълүмат контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестрында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International