Ташкентта Абу Райхан Бируни (ARBIChO 2025) исемендәге химия буенча Халыкара олимпиадага йомгак ясадылар. Дүрт укучы составындагы Россия командасы ярышларда катнашты һәм дүрт медаль алды.
Медалистларны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов котлады.
Алтын медальләр яулады: Сәид Нургаянов (131 нче лицей, Казан шәһәре)
Арсений Сысоев(МДУ СУНЦ, Мәскәү), Азамат Шәрәфиев (9 нчы номерлы инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе, Казан шәһәре).
Көмеш медаль Владимир Руренко ( Мәскәү шәһәре).
РФ җыелма командасы җитәкчесе педагогик осталык үзәге методисты Василий Краснобров.
Химия буенча Абу Райхан Бируни (ARBIChO 2025) исемендәге халыкара олимпиада ике турны үз эченә ала.
Татарстан укучыларының остазлары: Казанның Яңа Савин районы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 9 нчы урта мәктәбенең химия укытучысы Эсмеральда Васильевна Хәйруллина һәм химия фәннәре кандидаты, Казанның Вахитов районы 131 нче лицей директоры Әлфия Блигвард кызы Хәбибуллина, Татарстан җыелма командасының химия буенча тренеры Булат Камилевич Курамшин.