РФ мәгариф системасында Бөтенроссия психология хезмәтләре съезды бөтен илдән 500гә якын кешене җыйды

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

17-18 июньдә Мәскәүдә Россия Федерациясе мәгариф системасында психологик хезмәтләрнең Бөтенроссия съезды узды. Анда илнең 89 төбәгеннән делегацияләр катнаша.

Чара кунакларын Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов сәламләде.

Съездда 500 гә якын кеше катнашты. Алар мәгариф өлкәсендә төбәк башкарма органнары җитәкчеләре, РФ субъектларының штаттан тыш педагог-психологлары, региональ психология-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәкләре җитәкчеләре һәм белгечләре, педагог-психологлар керде. Шулай ук съезд мәгариф оешмалары, алдынгы фәнни оешмалар һәм һөнәри берлекләр вәкилләрен берләштерде.

Чараны оештыручы - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, операторы - Россия Федерациясе мәгариф системасында психологик ярдәм үсешен тәэмин итү буенча Федераль координация үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International