Яшьармиячеләр Казанда агитация поезды күргәзмәсендә булдылар

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

18 июньдә Казан Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Единство в памяти. Сила в подвиге!» бөтенроссия акциясе поездын каршылады.  18 вагоннан  торган махсус состав "Казан-1" тимер юл вокзалына килде.

Казан шәһәренең яшьармиячеләр җирле бүлеге шәкертләре тантаналы очрашуда катнаштылар. Агитация поезды эше кысаларында РФ Оборона министрлыгының «За помощь и милосердие». медальләре белән бүләкләү тантанасы булды.  Чарада Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “Юнармия” хәрәкәтенең Штабы башлыгы Олеся Нестрова, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “Юнармия” хәрәкәтенең Штабы башлыгы Рөстәм Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының “Юнармия” хәрәкәтенең Штабы башлыгы Илнар Камалов катнашты. Шулай ук "Юнармия" сафларына керү һәм яшь армия отрядларына Россия Федерациясе Геройлары исемнәрен бирү турында таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Казанның 50 яшь патриоты тантаналы төстә яшьармияче хәрәкәте сафларына кабул ителде.

Исемнәр бирү турындагы таныклыклар Яшел Үзән  һәм Казан бүлекләренә, Буа шәһәренең «Юнармия» йортына тапшырылды.

Патриотик тәрбия «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International