Ата-аналар өчен чек-бит: Татарстан шәһәрләрендә балалар ялы имин үтсен

2025 елның 20 июне, җомга

Әгәр дә сез җәйне Татарстанда уздырасыз икән, ә бала шәһәрдә кала икән - бу мәкалә сезнең өчен. Сезнең җәй күңелле генә түгел, тыныч һәм имин булсын өчен, без медицина чек-битен әзерләдек.

1. Эссе һәм кояш: эссе сукмасын өчен нишләргә?

Баш киеме һәм табигый тукымалардан тегелгән кием кияргә. Урамда 11:00гә кадәр һәм 17:00дән соң гына йөрергә.

Үзең белән бер шешә су алырга, Газлы да, баллы да булмасын, нәкъ менә чиста су.

Табиб киңәше: әгәр бала урамда йөреп кайткач, сүлпән булса, баш авыртуына яки күңел болгануга зарланса, бу – эссе сугу билгесе булырга мөмкин. Күләгәле урынга яткырыгыз, су бирегез, маңгаена салкын куегыз. Әгәр хәле яхшырмаса - 103 номерына шалтыратыгыз.

2. Бәрелү-сугылулар – җәйен еш килеп чыга торган травмалар

Җәй - самокатлар, велосипедлар, таганнар һәм төрле хәрәкәтле уеннар чоры һәм кызганыч, балалар травматизмы арта.

Нәрсә эшләргә: баш киеме(шлем) һәм тезләрне саклагычлар кияргә, тиеш булмаган урыннарда уйнамаска, балага төзелеш һәм ремонт булган урыннарда йөрергә ярамаганны аңлатырга.

3. Сак булыгыз - йогышлы авырулар

Җәй - эчәк инфекцияләре сезоны, бигрәк тә балаларда. Сәбәпләре - юылмаган куллар, җиләк-җимеш, шикле чыганаклардан су эчү, урамда ашаган ризык булырга мөмкин.

Мини-профилактика: рюкзакта һәрвакыт дымлы салфеткалар һәм антисептик булсын, җиләк-җимешләрне юып кына ашарга, туңдырма һәм эчемлекләрне кулдан сатып алмагыз.

4. Талпаннар, черкиләр тешләү.

Нәрсә эшләргә: паркка яки пикникка барыр алдыннан - репеллент белән эшкәртү, урманда йөргәндә ябык киемнәр кию. Урамнан кергәч тәнне карап чыгу: бигрәк тә муен, култык асты, колак артларын.

5. Күзләрне саклау һәм гаджетлар: җәй - экранга төртелеп утырырга дигән сүз түгел. Альтернатива - мастер-класслар, ишегалды уеннары, китап уку (шул исәптән китапханәдә).

6. Эмоциональ сәламәтлек - моны онытмагыз!

Шәһәрдә җәй көне бала ялгыз булырга мөмкин. Әгәр дуслары каядыр китеп барса, ә ата-аналар көне буе эштә - бала үз эченә бикләнергә мөмкин. Бу стресска, шомлануга, йокысызлыкка китерә.

Нәрсә эшләргә: баланың көнне ничек үткәрүе белән кызыксыныгыз. Тыңлагыз һәм аның белән сөйләшегез. Атнага бер тапкыр гаилә белән каядыр барып йөреп кайтуын планлаштырыгыз.

7. Җәен бала белән профилактик медицина тикшерүе үтегез

Әгәр дә баланың хроник диагнозы юк икән, бу аның сәламәтлеген контрольдә тотарга кирәкми дигән сүз түгел. Еш кына нәкъ менә җәй көне ата-аналар планлы профилактик тикшерү өчен вакыт таба.

Материал Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары катнашында әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International