5 июньнән Актаныш районының “Бүләк” балаларны савыктыру лагере базасында татар теле буенча сөйләм практикасы белән профильара смена булып узды. Анда Россиянең 18 субъектыннан 140 бала катнашты.
19 июньдә беренче смена эшен тәмамлады. Тантанада балалар, педагоглар һәм вожатыйлар лагерьда ял итү һәм тәэсирләре турында театраль тамаша күрсәттеләр.
«Бүләк» тел сменасы - Россия төбәкләреннән килүчеләрне татар теле тирәлегенә тулысынча чуму юлы белән популярлаштыруга юнәлдерелгән мәгариф проекты.
Төбәкара сменада катнашучылар өчен республиканың югары уку йортлары галимнәре, укытучылары, язучылары, талантлы яшьләре белән очрашулар планлаштырылган, татар телендә спектакльләр карау, экскурсияләр оештырылган.