Россиядә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башланды. Укуга керү өчен гаризаны "Госуслуги" порталында «Поступай в вуз онлайн» суперсервисы ярдәмендә бирергә була.
Бу проект Рособрнадзор тарафыннан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия саннар министрлыгы белән берлектә булдырылды. Суперсервис абитуриентларга документларны вузларга җибәрергә, керү сроклары турында белергә һәм үз белдерүләренең статусын күзәтергә ярдәм итә. Сервиска 1700 дән артык вуз интеграцияләнгән, 2024 елда аңардан 700 мең кеше файдаланган. Быел яңа функция ярдәмендә кулланучылар саны артуы көтелә.
Хәзер сервис аша бакалавриатка һәм специалитетка гына түгел, магистратурага да, шулай ук аспирантурага керергә дә гариза бирергә мөмкин.
Сервис югары уку йортлары үткәрә торган өстәмә яки эчке керү сынауларын узуга онлайн-яздыру мөмкинлеген тәэмин итә.
Моннан тыш, порталда вузга керә торган абитуриентларга аралашу өчен чатлар бар.