26 июньдә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында “Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр” темасына милли белем бирү педагоглары өчен секция узды. Чарада шулай ук ТР Мәгариф үсеше институты, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Катнашучылар туган телләрен үстерү мәсьәләләре, аларны өйрәнүнең яңа методикалары турында фикер алыштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Секция эше кысаларында Саба районы мәгариф оешмаларында булу, шулай ук методик мәйданчыкларда катнашу планлаштырылган иде.