ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, мондый форматта очрашу ярты ел элек булган иде, ул вакытта Фәнни-технологик үсеш елын уздыру нәтиҗәләре турында фикер алышканнар иде. Шуннан бирле югары белем бирү, тикшеренүләр өлкәсендә академик җәмәгатьчелекнең һәм дәүләт хакимиятенең профильле органнарының уртак эшчәнлеге актив дәвам итә.
Ул билгеләгәнчә, Россия Президенты игълан иткән илкүләм максат технологик лидерлыкны тәэмин итү. Аның нигезендә, беренче чиратта, сыйфатлы инженер-техник белем ята. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан - Россиянең әйдәп баручы сәнәгать төбәкләренең берсе генә түгел, ә технологик инновацияләрнең иң эре үзәге дә.
Республиканың югары мәктәбендә инженер-техник белгечлекләр буенча 60 мең кеше укый. Узган ел инженер-техник профиль буенча тәмамлаучылар 11 мең кешедән артып киткән, шуларның 70%тан артыгы белгечлек буенча эшкә урнаштырылган. Агымдагы уку елында республика югары уку йортларына бакалавриат һәм инженер-техник белгечлекләр буенча специалитет программаларына кабул итү өчен 13 меңнән артык урын бирелгән.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, бүген республика балалар бакчаларында педагоглар балаларны табигать белеме, математика, физика, химия, космонавтика һәм конструкцияләү өлкәсендә беренчел белемнәр белән таныштыра. Барлык мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында тәрбияләнүчеләр белән “Фән сәгатьләре” уздырыла, ә тәрбиячеләр өчен педагогик осталык конкурслары үткәрелә. Ел саен балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр «Юный мастер» төбәкара чемпионатында катнаша.
«Киләчәккә билет» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 6-11 нче сыйныф укучылары һөнәри белем бирү оешмаларына баралар, диагностика тестлары узалар һәм һөнәри сынаулар үткәрәләр. Республиканың 115 мәктәбе һәм 13 өстәмә белем бирүнең оешмасы белән 76 предприятие килешү төзеде.
2023 елда Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр «Уңыш» профильле өйрәтү системасын үстерү концепциясе расланды.
Республиканың 350дән артык мәктәбе «мәктәп - һөнәри белем - эш бирүче» хезмәттәшлеге кысаларында белем бирү программаларын гамәлгә ашыра.
Республикада кадрлар әзерләүче 45 югары уку йорты һәм аларның филиалларының 27сендә инженер-техник юнәлешләр буенча белгечләр әзерләнә. Югары белем алу мөмкинлеген арттыру өчен ел саен бюджет урыннарын арттыру мәсьәләсе карала. Киләсе 2025/2026 уку елына республика югары уку йортларына 23 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Аның яртысыннан артыгы - инженер-техник әзерлек юнәлешләренә.
7-9 сыйныфлар өчен физика-математика сыйныфлары каралган - математиканы илнең әйдәп баручы математиклары методикасы буенча тирәнтен өйрәнү программасы, укытучыларны ментор-укытучылар ярдәмендә методик яктан тәэмин итү. Бүгенгә 20 физика-математика сыйныфларында 474 укучы белем ала.
Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, бүген югары уку йортында инженер белгечлекләре буенча 7,8 мең студент белем ала. Бу процесста 975 укытучы эшли. Җиһазлар алу соңгы елларда 12 млрд сумнан артык акча тотылган.