24 июньдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренә аларның биләгән вазыйфаларына туры килүен билгеләү максатларында аттестация үткәрү буенча комиссия утырышы булды.
Планлы аттестация барышында Министрлыкның дәүләт гражданлык хезмәткәрләре һөнәри белем һәм осталык дәрәҗәсен, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен, дәүләт граждан хезмәте турындагы законнарны, коррупциягә каршы тору законнарын, Россия Федерациясенең дәүләт телен, мәгълүмати-коммуникация технологияләре өлкәсендә күнекмәләрне, шулай ук министрлыкның тармак үзенчәлекләрен белүне күрсәттеләр.
Чараны министрлыкның кадрлар сәясәте бүлеге оештырды. Министрлык коллективы коллегаларын чираттагы аттестацияне уңышлы узуы белән котлый!